Халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисының интенсивы ачылды кире кайтырга

Церемонии открытия образовательного интенсива
22-23 нче сентябрьдә Казанда «Россия - Ислам хезмәттәшлеге оешмасы» юнәлеше буенча ачылган халыкара яшьләр хезмәттәшлеге проект офисының Россиякүләм мәктәбе» интенсивы узачак. Бүген ТР Яшьләр эшләре министрлыгында чараның рәсми ачылышы узды. Ачылу тантанасында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Григорий Гуров; ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов; «Росмолодежь» федераль агентлыгының халыкара эшчәнлек бүлеге җитәкчесе Татьяна Селиверстова; ИХО Яшьләр форумының Евразия төбәк үзәге генераль директоры Эльмаддин Мехдиев; «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Яшьләр дипломатиясе академиясе» рәисе Диана Фазлетдинова катнашты.
Интенсивта катнашучылар ИХО илләренең дөнья сәясәтендә һәм икътисадында тоткан урынына кагылышлы гамәли семинарларда катнашачак, яшьләр эшмәкәрлеге һәм гуманитар өлкәдә хезмәттәшлекне үстерүгә кагылышлы проектлар эшләячәк. Иртәгә проектларны тәкъдим итү һәм нәтиҗәләр ясау булачак.
Бүген катнашучылар өчен «Ислам хезмәттәшлеге оешмасының 50 еллыгы: тәҗрибә һәм үсеш векторлары. Россия – Исламский дөньясы стратегик караш төркеме тәҗрибәсе» темасына семинар да булды. Анда шушындый темалар күтәрелде:

- барлыкка килү тарихы, дөнья сәясәтендә һәм икътисадында тоткан урыны

- мәгълүмати-мәдәни хезмәттәшлек

- фәнни-техник хезмәттәшлек

- икътисад-сәүдә хезмәттәшлеге.
Иртәгә катнашучыларны лекцияләр, воркшоплар, ә кич белән үз проектларын тәкъдим итү һәм нәтиҗәләр ясау көтә.
Проектны «Росмолодежь» федераль агентлыгы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Яшьләр дипломатиясе академиясе» һәм Сәләт белән берлектә оештыра.