Тимур Сөләйманов: «Төп максат – балаларга үз-үзләрен табарга ярдәм итү» кире кайтырга

Тимур Сулейманов: «Главная задача форума «Сәләт» - помочь ребенку найти себя»

19 июньнән 2 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында X Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. Әзерлек эшләре, быелгы яңалыклар турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләштеләр.

Журналистлар белән очрашуда Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, «Сәләт» яшьләр үзәге директоры урынбасары, җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов һәм мәдәни программа җитәкчесе Ислам Валеев катнашты.

Агымдагы ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Тимур Сөләйманов әйтүенчә, форумда татар телен өйрәнүгә һәм саклауга аерым игътибар бирелә. Уку-укыту программасы рус һәм татар телләрендә алып барыла, чөнки спикерлар Татарстан гына түгел, Рәсәйнең башка төбәк һәм шәһәрләреннән дә килә.

«Форумда Татарстанның һәр районыннан, Россиянең башка төбәкләреннән, хәтта Бельгия, Германиядән дә катнашачаклар. Биләргә 8 меңгә якын кеше киләчәк. Узган елдагы кебек, быел да онлайн катнашып була. Онлайн рәвештә 9-10 мең кеше катнашыр дип көтәбез. Шул рәвешле барлык катнашучылар саны 18 меңгә якын булырга тиеш», — диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова. Шулай ук ул балаларның куркынычсызлыгы беренче урында торуын да искәртеп үтте. Форумны оештыручылар Биләргә барыр алдыннан ПЦР-тест тапшырырга, ә балалар медицина тикшерүе үтәргә тиеш.

Шулай ук быел теләге булган һәркем форум мохитен татып карый ала. Онлайн рәвештә. Моның өчен махсус SeletLive дип аталган проект булдырылды. Турыдан-туры эфирда Биләр җиреннән форум яңалыклары, кызыклы чараларыннан трансляцияләр үткәреләчәк. Аларны Сәләтнең YouTube, Инстаграм һәм ВКонтакте аккаунтларында карарга мөмкин булачак.

Форумга чакырылган спикерлар арасында «Что? Где? Когда?» телевизион уены белгечләре Николай Крапиль, Вера Рабкина, Денис Галиәкбәров һәм Ольга Быкова, җырчы AYGYUL, композитор, «АРТ Вектор» иҗади инициативалар үзәге җитәкчесе Марат Татурас, биюче, хореограф, «Алтын битлек» милли театр премиясе иясе Нурбәк Батулла, Татарстанның атказанган артисты Елена Калаганова һ.б. бар.

«Һәр смена үзенчәлекле һәм ел саен аларга нинди дә булса яңалык өстәлә. Быелгы Arts Biler Forum-да, мәсәлән, иҗади лабораторияләр үткәреләчәк. Һәр юнәлешнең эксперты катнашучылардан үзенә төркем туплаячак. Форум дәвамында алар яңа иҗади продукт булдырачак», – дип сөйләде Ислам Валеев.

Шулай ук мәдәни программа җитәкчесе журналистларга яңа Форум җырын тәкъдим итте. Илгиз Шәйхразиев һәм Зәринә Вилданова башкаруындагы «Ә син әзерме?» дип аталган җырга балалар махсус бию дә әзерләячәк.        

 Форумнардан тыш, быел 22 алан эшләячәк. «Сәләтнең күп кенә сменалары уза торган Лаеш районында урнашкан «Йолдызлы» базасында күптән көтелгән төзекләндерү эшләре тәмамланды. Шулай ук Кама Тамагы районында өр-яңа «Аргамак» базасы ачылды. 6 июнь көнне анда «Сәләт-Манзара» аланы сменасы башланды», – диде Игорь Смирнов.

Форум сменалары исемлеге:

- 1 смена, Junior Skills Biler Forum, мәктәп укучыларына хәзерге заман һәм киләчәк һөнәрләрен үзләштерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыруга юнәлтелгән (19-23.06);

- 2 смена, Arts Biler Forum, сәләтле балаларның һәм талантлы яшьләрнең иҗади потенциалын тормышка ашыру мәйданчыгы (26.06-01.07)

- 3 смена, Selet Biler Forum, командада нәтиҗәле эшләү күнекмәләрен камилләштерүгә һәм шәхси осталыкны арттыруга юнәлдерелгән (04-09.07);

- 4 смена, IT Biler Forum, мәгълүмат эзләү һәм эшкәртү, инновацияле продуктларны гамәлгә ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган (14-18.07);

- 5 смена, Media Biler Forum, телевидение, радио һәм фото-видеопродакшнга багышланган (22-26.07);

- 6 смена, Leaders Biler Forum, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте белән берлектә уза. Лидерлык сыйфатларын, проектлар төзү һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән смена (29.07-02.08).

Форум – Татарстан Республикасының иң мәртәбәле яшьләр проектларының берсе. Аның турында Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр. Ул – мәдәният, сәнгать, белем бирү, медиа һәм IT өлкәсендәге идеяләр, яңалыклар белән бүлешү платформасы. Форум шәхси һәм һөнәри сыйфатларны камилләштерергә ярдәм итә, дөньякүләм трендлар белән таныштыра. Ул интеллектуаль, рухи һәм мәдәни яктан баерга теләгән яшьләрне берләштерә.