Татарстан халыкара мөнәсәбәтләрне ныгыта кире кайтырга

Татарстан расширяет международные контакты

Казанда ИХО илләре яшь эшмәкәрләренең V Казан форумы узды. Анда эшмәкәрлек элемтәләре булдыру, IT буенча стартап проектларын чынга ашыру белән кызыксынучы 30 проект авторы катнашты.

Форумның оештыручылары һәм гамәлгә куючылары булып Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы һәм Татарстан Республикасының Хакимияте тора. Форум 2014-нче елдан башлап уздырыла һәм ел саен 100ләп стартап проектны, инвесторларны һәм экспертларны җәлеп итә.

Чараның масштабы елдан-ел зурая: быел 50 илдән 700ләп вәкил катнашты. Алар – Әзербайҗан, Мисыр, Германия, Һиндстан, Иран, Иордания, Кыргызстан, Ливан, Пакыстан, Палестина, Бөекбритания, Казахстан, Рәсәй вәкилләре. Җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми суммасы 2 млн доллардан артып киткән.

Спикерлар һәм экспертлар арасында стартапка нигез салучылар, венчурлы капиталистлар, Рәсәй һәм чит илнең әйдәп баручы технологик фирмаларының С-класслы җитәкчеләре бар иде. Мәсәлән: Сколково фән һәм технология институты профессоры Желько Текич, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» директоры Антон Грачев, Just Start Innovating компаниясенә нигез салучы Зиад Баруни, «Торговый дом «Алмазы Нюрбы» генераль директоры Дарья Архинчеева.

Питч-сессиядә мөхтәрәм кунаклар буларак Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Илгиз кызы Миңнуллина, Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Әнвәр улы Кәримов, Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Илдус улы Фәттахов катнашты.

Питч-сессия кысаларында, Ислам хезмәттәшлеге яшьләр форумынының Евразия төбәк үзәге генераль директоры Эльмаддин Мехдиев белән «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова хезмәттәшлек турында меморандумны имзаладылар. Шулай ук Милләтләр бердәмлеге яшьләр үзәге белән Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы да хезмәттәшлек турында килештеләр.

ИХО илләре яшь эшмәкәрләренең V Казан форумы республикага халыкара мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм социаль элемтәләр булдырырга ярдәм итте. Иң яхшы проектлар KazanSummit 2019-да инвесторларга тәкъдим ителде.