Arts Biler Forum-га гаризалар кабул итә башлыйбыз! кире кайтырга

Стартует заявочная кампания на Arts Biler Forum!

Ул көн килеп җитте! Сәләтле җәйнең иң иҗади, иң креатив форумы – Arts Biler Forum-га гаризалар кабул итә башлыйбыз. 5 нче апрельдән алып 14 нче майга кадәр теркәлергә була (коллективлар өчен, индивидуаль гаризалар) 

Arts Biler Forum 2018 нче елдан бирле Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Традицион рәвештә Биләр дәүләт тарихи-археологик музей-тыюлыгы территориясендә уза.

Быел, X Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы буларак, 26 нчы июньнән 1 нче июльгә кадәр үтәчәк.

Музыка, бию, театр сәнгате – шушы 3 юнәлеш буенча эш алып барыла. Катнашучылар иҗат лабораториялəрендә шөгыльләнә, белгечләр белән аралашып, аларның фикерләрен һәм тәкъдимнәрен ишетә, үз сәләтләрен күрсәтә, башка катнашучылар һəм экспертлар белəн һөнәри элемтәләр булдыра алачак. Шушы максаттан, форумның уку-укыту программасы нигезендә һәр юнәлеш өчен (һәрбер юнәлешнең үз экспертлары) берьюлы берничә иҗади лаборатория эшли. Анда катнашучылар Форумда сайлап алу нәтиҗәләре аша алына.

Форумда катнашу шартлары:

Аерым башкаручылар да, коллективлар да катнаша ала. Катнашучыларның яше – 12-22 яшь. Форумда катнашу өчен www.selet.biz сайтында билгелəнгəн үрнəктəге гариза тутырыла. Анда дөрес һәм төгәл җавап бирүегезне сорыйбыз, катнашучылар шушы мәгълүматка таянып билгеләнә. Өстәвенә иҗади номерның (һәр юнәлеш өчен дә) һəм спектакльнең (театр юнəлеше өчен) видеоязмасын җибəрергə кирəк. Моның өчен видеоны Инстаграм, YouTube, Google Диск яисə башка интернет челтәрләрендә урнаштырырга һəм аның сылтамасын гаризада күрсəтергə кирəк.

Форумның төп этабында рəсми чакыру алган башкаручылар һəм коллективлар катнаша алачак.

Форум 3 этапта үткәрелә:

1 нче этап – «Катнашучылардан гаризалар кабул итү»: 2021 нче елның 5 нче апреле – 14 нче мае. Гаризалар www.selet.biz сайтында кабул ителə.

2 нче этап – «Читтəн торып сайлап алу этабы»: 2021 нче елның 20 нче маеннан 30 нчы маена кадəр. Экспертлар комиссиясе катнашучыларны Форумга тапшырылган гариза, күрсəтелгəн казанышлар həм видеоязмалар нигезендə сайлап ала.

3 нче этап – «Төп этап. Форумда катнашу»: 2021 нче елның 26 нчы июненнəн 1 нче июленə кадəр. Форумның остаханəлəр, тренинглар, иҗади очрашулар, түгəрəк өстəллəр, экспертлар комиссиясе тəкъдиме белəн режиссер төркеме сайлап алган номерлардан торган гала-концерт һәм белем бирү, иҗади лабораториялəр, мəдəни программасында катнашу.

ARTS BILER FORUM-ның тәртибе, шартлары һәм нигезләмәсе белән биредә таныша аласыз. НИГЕЗЛӘМӘ

Мөрәҗәгатьләр өчен Форум Дирекциясенең контактлары:

тел.: +7 9276705671/+7 9870061392 (эш вакыты: c 9.00-20.00).
еmail: artsbilerforum@selet.biz