Сәләт активы мәктәбе -2020 үз эшчәнлеген башлап җибәрә кире кайтырга

Школа актива Сэлэт-2020 начинает свою работу
Һәрбер кешенең башында ниндидер идеяләр була. Тик аларның күбесе чынга ашмыйча кала! Юк, моны төзәтергә кирәк! Ничек, дисеңме?
Киләсе атнадан Сәләт активы мәктәбе үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Сәләт проектлары кысаларында үз идеяңне чынга ашырырга теләсәң, бу яңалык нәкъ синең өчен! Сиңа проектыңны чынга ашырырга ярдәм итәчәкләр.
НӘРСӘ: «Сәләт активы мәктәбе».
КАЙДА: «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге (Алексеевск районы, Биләр).
КАЙЧАН: 8-11 нче октябрь.
Быел Сәләт активистлары спикерлар белән берлектә проектлар өстендә эшләүне инде икенче атнадан ук Сәләт Йортында башлап җибәрәчәкләр.
Бөтен серләрне ачып бетермибез, ә хәзер чират синдә!
selet.biz сайтына кер, махсус төймәгә бас һәм гариза юлла. Гариза юллау өчен сылтама 5 нче октябрьгә кадәр генә актив булачак.