«Шәхес үсеше өчен Сәләттә барлык шартлар да тудырылган» кире кайтырга

«Сәләт создает все необходимые условия для развития личности»

Биләрдә X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ тәмамланды. Социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган әлеге смена Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән меңнән артык баланы бергә җыйды. Форумда катнашучылар Оренбург, Саратов, Самара, Свердлау, Ульян өлкәсе һәм Башкортстаннан килделәр.

Смена барышында «Сәләт җыены» тематик фестивале узды. Ул сәләтлеләрнең Биләргә кайта башлавына 25 ел тулуына багышланган. Фестивальдә балалар үзләренең интеллектуаль һәм иҗади потенциалларын күрсәтә алды. «Сәләт җыены»на Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов та килде.

Рөстәм Миңнеханов «Сәләт» форумының татар телен һәм милли традицияләрне саклауда мөһим урын биләвен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, әлеге миссия Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында аеруча актуаль.

«Бу изге җирдә очрашуыбызга бик шатмын. Сәләт кечкенә генә палаткалардан башланды, хәзер исә барлык мөмкинлекләре дә булган тулы бер шәһәрчеккә әйләнде. Киләчәктә дә шулай бергә булыгыз! Республикабызны, милләтебезне алга алып барырга насыйп булсын!», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сүзләренчә, Сәләт бүген Татарстан һәм республикадан читтә яшәүче меңләгән талантлы бала һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыра.   

«Сәләт» Форумы – төрле өлкәләрдәге тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу мәйданчыгы. Ул гадәти яшьләр хәрәкәтеннән җәмгыятьне сәламәтләндерү технологиясенә әйләнде. Талантлы балалары, иҗади проектлары, үз киемнәре, медиа үзәге, хәтта мәктәбе дә бар! Бу Сәләтне Татарстанның иң көчле брендларының берсенә әверелдерә, – дип билгеләп үтте министр. – Бу ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ә Сәләт дигәндә һәрвакыт тотрыклылык, телне саклау һәм аңа карата мәхәббәтне арттыру күз алдына килә».

«Сәләт җыены» кысаларында «Сәләт – кичә, бүген, иртәгә» дип аталган онлайн-очрашу узды. Чарада Сәләт активистлары, чакырылган кунаклар катнашты. Онлайн-әңгәмәгә Төркия, Согуд Гарәбстаны, Канада, Чехия, Австралия, Испания һәм Кытайда яшәүче Сәләт активистлары да кушылды.

Катнашучылар берләшмәнең туган телне өйрәнү һәм саклауга керткән өлеше турында фикер алышты. Төп тема исә Сәләт «Асылташ» мәктәбенең үсеш мөмкинлекләрен билгеләү булды. Чит илдә яшәүче ватандашлар берләшмә турындагы истәлекләре белән уртаклашты, ирешкән уңышлары, чит илдәге көнкүрешләре хакында сөйләде. Кунаклар Сәләт берләшмәсенең белем бирү проектларында катнашырга әзер булуларын белдерде.

«Телне мәҗбүри өйрәтеп булмый, моның өчен даирә кирәк. Ә Сәләт 27 ел дәвамында халкыбызның яшьләрен, мәктәп балаларын җыя, телне өйрәтү, аны яраттыру өчен тырыша. Бу – бик зур эш. Ул дәвам итә һәм итәчәк. Чөнки милләтнең теле, моңы, аңы һәм яшәеше барлык халыклар өчен үрнәк булырга тиеш», – диде Илсур Һадиуллин.

Исегезгә төшерәбез, быел МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ 6 юнәлеш – фото, видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастларны колачлый.

«Хәзерге вакытта пиар белгечлеге – иң актуаль һөнәрләрнең берсе. Аны замана таләбе дип әйтергә була. Дәресләрем дә нәкъ шул темага багышланган иде. Балалар белән үз брендыңны булдыру, эшләгән оешмаңны таныту турында сөйләштек. Аларга көнләшеп тә куйдым. Сәләтнең үз рухы, дөньясы. Шәхес үсеше өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Монда килгән балаларга бары тик тудырылган шартлардан файдаланып, белем алырга һәм ял итәргә кирәк», – ди сменаның спикеры, «Тәртип» радиосының PR бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон.

Сменага спикер буларак чакырылган кунаклар арасында шулай ук тарих фәннәре кандидаты, Казан Федераль университеты доценты, Истанбул университеты мөгаллиме Илсур Нәфыйков, режиссер Илшат Рәхимбай, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, ГТРК «Татарстан» алып баручысы Айзилә Батырханова, Фейсбук, Инстаграм, ТикТок таргетологы Рәсүл Вәлиев, шагыйрә, «Китап ФМ» радиосының тапшырулар редакторы Гөлинә Шәйхи, «җирле туризм» юнәлеше блогеры, РФ Мәдәният министрлыгы оештырган «Культура слова» конкурсы җиңүчесе Русина Семененко, SMM белгече, фрилансер Ләйлә Лерон-Бахмутова, «Шаян ТВ» редакциясе вәкилләре һ.б. бар.