«Сәләт, эх, шәп!» ← кире кайтырга

«Сәләтле җәй - 2025» ял итү кампаниясе үз эшчәнлеген актив рәвештә башлап җибәрде! Июнь аенда Сәләтнең беренче җәйге аланнары: «Тел», «Мирас», «Осталар бистәсе», «Манзара» Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән сәләтле балаларны бергә җыйды.
Дөньяның иң популяр телләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен Сәләтнең махсус аланы бар – «Тел». Бу елны әлеге аланда 240 бала ял итте, 17 остаз дәресләр алып барды һәм 8 тел өйрәнелде. «Тел» аланының төп максаты – балаларда телләр өйрәнүгә кызыксыну уяту. Әлеге җәйге профильле Сәләт аланы менә инде дистә елдан артык шушы юнәлештә уңышлы эшләп килә.
Смена дәвамында уку-укыту программасына аеруча зур игътибар бирелә. Уку-укыту программасы ике юнәлешкә бүленде: татар телен һәм һәр бала үзе сайлап алган чит телне өйрәнү. Сәлкешләр шушы юнәлешләрдә тәҗрибә туплаган студентлардан, эшләүче һөнәри белгечәрдән, тәҗрибәле укытучылардан белемнәр алды. Дәрес вакытында укучылар тел өйрәнеп кенә калмыйча, илләр белән танышып, аларның мәдәни үзенчәлекләре турында да мәгълүмат алды. Моннан тыш, сәлкешләр үзләрен актерлык осталыгында, шигърият һәм заманча күнекмәләр үзләштерү остаханәләрендә сынап карадылар һәм аларны иҗади кичке чараларда күрсәттеләр.
«Манзара» – Татарстан Республикасы һәм аннан тыш төбәк балаларының сәләтләрен ачыклауга, ул сәләтләрне тормышта һәм һөнәри эшчәнлектә, аеруча медиа өлкәсендә, дөрес кулланырга өйрәтүгә юнәлтелгән җәйге профильле Сәләт аланы. Сменаның уникальлеге шунда ки, биредә 4 төп юнәлеш буенча 2 уку-укыту блогы эшләп барды – видео төшерү һәм видеомонтаж, фото-эш, график дизайн, журналистика һәм СММ. Уку-укыту программасының нәтиҗәсе буларак катнашучылар йомгаклау проектлары әзерләделәр – проект кысаларында алар уникаль сайтлар ясады һәм үз темаларыннан чыгып аны формалаштырды.
Уку-укыту программасы мәдәни программа белән бергә үрелеп барды. Мәсәлән, сменаның төп чараларының берсе – иҗади лабораторияләрнең видеоларын күрсәтү һәм җиңүчеләрне ачыклау иде. Кызыклы уеннар һәм төрле юнәлештәге (спорт, мәдәни, интеллектуаль һ.б.) мавыктыргыч кичке чаралар ярдәмендә сәлкешләрнең аралашуы, яңа танышлар һәм дуслар табуы өчен уңайлы шартлар тудырылды.
«Осталар бистәсе» — инженерлык осталыгы юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы. Смена – техника, фән һәм инновация дөньясы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек. Смена дәвамында сәлкешләр дәресләрдә алган теоретик белемнәре нигезендә роботлар, төрле җайланмалар, механизмнар төзеделәр, инженерлык һәм иҗади осталыкны берләштерүче уникаль проектлар булдырып, декоратив-гамәли сәнгать белән шөгыльләнделәр.
Мавыктыргыч уку-укыту программасы барышында балалар биш төркемгә бүленеп, ике көн дәвамында һәрбер дәрес белән якынрак танышып чыкты: робот техникасы, 3D-модельләштерү, макетлаштыру, программалаштыру һәм сәнәгать дизайны. Барлык дәресләрне узганнан соң, балалар үзләрендә аеруча кызыксыну уяткан предметларны сайлап, шушы юнәлештә яңа белемнәр үзләштерде һәм үз проектларын булдырды. Смена төрле мәдәни-күңел ачу чаралары белән үрелеп барды: спорт, иҗади һәм интеллектуаль чаралар. Биредә һәр катнашучы үзен күрсәтә, үзенең уникаль сәләтләрен ача һәм үзенең потенциалын күрсәтә алды.
«Мирас» аланы татар тарихына, теленә һәм мәдәниятенә багышланган үзенчәлекле смена. Аланның төп максаты – балаларның иҗат эшчәнлеге аша татар халкының мәдәни, рухи һәм тарихи мирасын үстерү, сәлкешләргә татар мәдәни мирасының кыймәтләрен аңлату һәм аны алга таба өйрәнү теләген булдыру өчен уңайлы мохит тудыру.
Монда балалар татар дөньясы турында төрле кызыклы форматларда белем алдылар (мультфильмны татар теленә тәрҗемә итү, шәҗәрәнең ни икәнен өйрәнү) һәм алган белемнәрен остаханәләрдә ныгыта алдылар (кәгазьдән түбәтәй ясау, милли бизәкле алкалар ясау, җырлау, бию, театр). Балаларны мәдәни дөньяга алып керү максаты белән төрле кызыклы кунаклар да чакырылды. Алар арасында Татар яшьләр форумы вәкилләре, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының актеры Илфак Хафизов, музыкант-мультиинструменталист, «Алпар» этно-музыкаль төркеменең экс-солисты, музыкант һәм борынгы уен коралларында уйнаучы Ильяс Фәрхуллин, дирижер, композитор Айдар Ниязов, талантлы биюче, балерина Камилә Галиева иде.
«Сәләтле җәй - 2025» кампаниясе үз эшчәнлеген дәвам итә. Сәләтле җәйгә кушылырга әле дә мөмкин, катнашу шартлары һәм гариза җибәрү мөмкинлекләре белән тулырак Сәләтнең рәсми сайтында танышырга мөмкин. Җәеңне Сәләттә үткәр!