Рөстәм Миңнеханов: «Республикабызны, милләтебезне алга алып барырга насыйп булсын!» кире кайтырга

Рустам Минниханов: «Cәләт» вносит большой вклад в сохранение татарского языка и национальных традиций»

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  X Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – МЕДИА БИЛӘР ФОРУМга килде. Аның белән бергә форум җирлегенә Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов та килде.

Президент «Cәләт» Форумы милли традицияләр һәм татар телен саклап калу эшендә зур роль уйнавын билгеләп үтте. Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында бу мәсьәлә аеруча актуаль. «Бу изге җирдә очрашуыбызга бик шатмын. Сәләт кечкенә генә палаткалардан башланды, хәзер исә барлык мөмкинлекләре дә булган тулы бер шәһәрчеккә әйләнде. Киләчәктә дә шулай бергә булыгыз! Республикабызны, милләтебезне алга алып барырга насыйп булсын!», – диде Рөстәм Миңнеханов.

МЕДИА БИЛӘР ФОРУМ 14-18 июль көннәрендә үтә. Социаль медиаресурслар белән эшләү өчен кирәкле булган актуаль инструментларга багышланган смена 6 юнәлешне колачлый: фото һәм видеопродакшн, социаль челтәрләрне алып бару, телевизион журналистика, блогинг һәм подкастлар. Катнашучылар арасында Татарстан районнарыннан килгән сәлкешләр, Саратов, Самара, Свердлау өлкәсе, Оренбург, Киров, Башкортстан, Ульяннан да кунаклар бар.

Смена барышында «Сәләт җыены» тематик фестивале дә уза. Катнашучылар өчен кызыклы мәйданчыклар эшли. Мәсәлән, «Дәртле Сәләт» бию, тик-токлар төшерү остаханәсе, катнашучылар белән татар җырларыннан музыкаль джем әзерләүче «Сәләт җырлый» остаханәсе, тотрыклы үсеш максатлары буенча уеннар уза. Шулай ук «Һөнәрләр», «Мантыйк» уку-укыту лабораторияләре, «Иҗат» һәм «Медиа» иҗади лабораторияләре эшли. Балалар үзләрен «Хәрәкәттә - бәрәкәт» спорт сессиясе, снук-болл, футбол дартсы, дженга, боччо, өстәл теннисы уеннары буенча спорт джем-сессияләрендә сынап карый ала. Сменада «Биләр» форсайт-сессиясе, форум җирлеген программалаштыру буенча уку-укыту сессиясе дә уза.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов сүзләренчә, Сәләт бүген Татарстан һәм республикадан читтә яшәүче меңләгән талантлы бала һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр булдыра.   

«Сәләт» Форумы – төрле өлкәләрдәге тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу мәйданчыгы. Ул гадәти яшьләр хәрәкәтеннән җәмгыятьне сәламәтләндерү технологиясенә әйләнде. Талантлы балалары, иҗади проектлары, үз киемнәре, медиа үзәге, хәтта мәктәбе дә бар! Бу Сәләтне Татарстанның иң көчле брендларының берсенә әверелдерә», – ди Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов. «Бу ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ә Сәләт дигәндә һәрвакыт тотрыклылык, телне саклау һәм аңа карата мәхәббәтне арттыру күз алдына килә».

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова фестивальдә мәртәбәле кунаклар катнашуы сөенечле икәнен билгеләп үтте. Бигрәк тә форумның юбилей елында!  

«Сәләт» форумының экваторын уздык. Бу ел безнең өчен аеруча мөһим, чөнки Биләргә кайта башлавыбызга 25, ә җыеннарның форум форматында уздырылуына 10 ел! Безнең төп максат – балага үз-үзен, үз юнәлешен табарга ярдәм итү, шәхес үсеше өчен мөмкинлекләр тудыру», – ди Айгөл Габдрахманова.

«Сәләт җыены» кысаларында Россия төбәкләрендә генә түгел, башка илләрдә яшәүче Сәләт активистлары белән онлайн-очрашу үтте. Согуд Гарәбстаны, Канада, Чехия, Австралия, Испания һәм Кытайда яшәүче ватандашларыбыз Сәләт турында истәлекләре белән бүлеште. Скайп-конфренциядә хәзерге вакытта Испаниядә яшәүче Сәләт проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов та катнашты.