Сәләт аланнары кышкы сменалар әзерли! ← кире кайтырга

Кышкы профильле Сәләт аланнары гаризалар кабул итә башлады! Бу елны кышын 6 смена уздыру планлаштырыла, «Тел» аланы 5 юбилей кышкы сменасын уздырса, «Җисем», «Манзара» һәм «Алмаз» аланнары беренче кышкы сменасына әзерләнә. Яңа ел, тылсымлы бәйрәм мохите, сәләтле дуслар һәм әйдаманнар, кызыклы мәдәни, уку-укыту программасы һәм спорт чаралары - башҗитәкләр сәлкешләр өчен гаҗәеп сменалар әзерли. Үзеңә ошаган юнәлешне сайла һәм гаризаңны җибәр.
- Кышкы «Манзара» аланы
Медиа
1 - 7 декабрь
«Фәнсар» базасы
- Кышкы «Җисем» аланы
Иҗат
8-14 декабрь
«Сәләт – Батыр» базасы
- Кышкы «Биләр каласы» аланы
Архитектура, дизайн һәм тарих
8 - 14 декабрь
«Фәнсар» базасы
- Кышкы «Галәм» аланы
Заманча медиа
8 - 14 декабрь
«Йолдызлы» базасы
- Кышкы «Тел» аланы
Телләр һәм илләр мәдәнияте
15 - 21 декабрь
«Йолдызлы» базасы
- Кышкы «Алмаз» аланы
Финанс грамоталылыгы һәм бизнес-проектлаштыру
22 - 28 декабрь
«Фәнсар» базасы