«Sanak-lab»ның көзге сменасы ничек үтте? кире кайтырга

Осенняя смена «Sanak-lab». Как это было

«Sanak-lab» уку-укыту лабораториясенең көзге сменасында сәлкешләр урта гасыр мохитенә чумды. Күчмә сессиянең тематикасы нәкъ менә үткәнгә кайту белән бәйле. Әмма дәресләр – заманча! IT, 3D модельләштерү, Web-design һәм башка бик күп кызыклы юнәлешләр – болар барысы да «Sanak-lab» лабораториясендә. 
 
Нәтиҗәләр белән танышып китик!

Python телендә программалаштыру дәресендә сәлкешләр:

• Codecombat уенында Python синтаксисы белән таныштылар;

• Code-basis платформасында Python теленең төп конструкцияләрен һәм командаларын өйрәнделәр;

• «Змейка» уенын булдырдылар.

Видеомонтаж дәресе

Монда балалар Adobe Premiere Pro, Adobe After Effects, Adobe Media Encoder кушымталары белән таныштылар, уңышлы ракурслар табарга өйрәнделәр һәм, берничә видео төшереп, аларга төрле эффектлар өстәделәр.

3D модельләштерү

Әлеге юнәлешкә йөргән сәлкешләр Fusion 360 программасы белән танышты, объектларны күләмле итеп күз алдына китерергә өйрәнде. Күчмә сессиянең тематикасы Урта гасыр дәүләте булганга, дәресләргә йөргән һәрбер сәлкеш үз сараен булдырды.

Web-design

Бу дәрестә сәлкешләр Figma кушымтасы белән таныштылар, төсләрне бергә куллану серләренә төшенделәр һәм хәтта үзләренең бизнес-идеяләрен дә уйлап чыгардылар. Соңыннан исә проектлары өчен лендинг битләрен булдырдылар!

Шулай ук смена дәвамында «Олимпиадное программирование» һәм инглиз теле дәресләре алып барылды. Аларга да сәлкешләр зур кызыксыну белән йөрде.