«Сәләт ВикиМәктәбе» гаризалар кабул итү кампаниясен башлап җибәрә кире кайтырга

Началась заявочная кампания «ВикиШколы Сэлэт»
19 нчы октябрьдән «Сәләт ВикиМәктәбе» гаризалар кабул итү кампаниясен башлап җибәрә.
Гаризалар 10 нчы ноябрьгә кадәр  selet.biz сайтында кабул ителәчәк.

Программада нәрсәләр көтелә:
12 - 25 нче ноябрь - лекцияләр һәм гамәли дәресләр;
27 нче ноябрь - 13 нче декабрь - катнашучылар өчен мәкаләләр язу бәйгесе.

Проектның максаты:
Татар телле сәләтле балаларны һәм яшьләрне Викимедиа платформасы белән таныштыру, аның мөмкинлекләрен кулланырга өйрәтү, татар телендәге мәгълүмати контентны үстерү.

Проектта 14-25 яшьтәге татар телле  яшьләр катнаша. Проектка Татарстанда, Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүчеләр кушыла ала.

НИГЕЗЛӘМӘ