Иң-иңнәрнең исеме билгеле! VI «Сәмрух» ел премиясе нәтиҗәләре кире кайтырга

Лучшие из лучших! Кто стал победителем VI Ежегодной республиканской премии «Сәмрух»?
Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Сәләтнең иң көтелгән вакыйгасы узды. VI «Сәмрух» республикакүләм ел премиясе җиңүчеләренә тапшырылды!

Тантананы «Сәләт» яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл апа Габдрахманова сәламләү сүзләре белән башлап җибәрде: «Барлык сәлкешләргә, әйдаманнарга, башҗитәкләргә, әти-әниләргә, партнерларга һәм остазларга бик зур рәхмәт! Ел дәвамында безгә ярдәм итеп торган барлык министрлыкларга, Татарстан республикасынының хөкүмәте, Рөстәм Нургали улы һәм аның командасына аерым рәхмәт! 2020 нче ел Сәләт өчен бик уңышлы үтте. Көчле командадан башка, мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Бүген монда нинди генә хисләр кичермибез: номинантлар да, аларның әти-әниләре, укытучылары да бик нык дулкынлана. Тантанага килгән барыгызга да бик зур рәхмәт!» - дип сөйләде ул. Айгөл Габдрахманова Сәләт стипендиясен тапшырды һәм «Ел остазы» номинациясендә җиңүче Римма апа Ибраһимованы бүләкләде.

Сәләтне бәйрәме белән котларга бик күп министрлыклар, ведомстволардан вәкилләр килгән иде. Алар – һәрдаим Сәләт белән бергә атлаучы, ярдәм итеп торучылар. Сәхнәгә чыгып сүз әйтүчеләр һәм җиңүчеләргә премияләр тапшыручылар арасында ТР спорт министры урынбасары Алмаз Миңголов, ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов, Казан шәһәре башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр комитеты рәисе Айрат Фәизов, «Ак барс банк» ачык акционерлык җәмгыятенең дәүләт секторы белән эшләү буенча директоры Эмиль Хәйретдинов бар иде.

«Сәмрух» премиясе – ул төрле елларда Сәләттә булган кешеләрнең очрашу урыны. Без һәрберебез төрле, ләкин шул ук вакытта бер дулкында! «Сәләт» - балаларга, яшьләргә үз потенциалын ачарга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов.

Сәләт бөтен республика һәм Россия төбәкләреннән дистәләгән мең бала һәм талантлы яшьләр өчен чын мөмкинлекләр мәйданы икәнлеген килгән кунаклар да ассызыклады. Лидерлык һәм дуслык төшенчәләре беренче урында булуы турында әйттеләр.

 Быелгы «Сәмрух» ел премиясе җиңүчеләре:

«Ел сәлкеше» - Нариман Вилданов

«Ел әйдаманы» - Зөлфия Хәсәнова

«Ел өлкән әйдаманы» - Диләрә Хаева

«Ел директоры» - Аяз Хәнәфин

«Ел клубы» - «Сәләт-Түбән Кама»

«Ел кулдашлары» - Айгөл Шакирова, Данияр Галиев («Сәләт – Ак Бүре»)

«Ел аланы» – «Сәләт-Саба»

«Форум башҗитәге» – Лилия Акберова

«Сәләт җырлый» – «Рухи йөрәк» (Сүз һәм көй авторы, башкаручы: Динә Вәлиева)

«Ел инициативасы» – «Челтәр» медиа мәктәбе (проект авторы: Рената Шәрипова)

«Ел остазы» – Римма Ибраһимова

«Ел партнерлары» 
—  Рөстәм Дәүләтшин («Азнакай» санаторий-профилакторие һәм аның баш табибы);

— Фәнир Галимов (Россиянең мактаулы энергетигы, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе, «Ильфа» ҖЧҖ директоры)

Сәләт үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Хәнәфин Аяз һәм Зәйнуллина Ләйсән Сәләт стипендиясенә лаек булдылар.

Җиңүчеләргә «Сәмрух» сыны, диплом, партнерлардан кыйммәтле бүләкләр һәм fund.selet.biz платформасында тупланган акчалата премия тапшырылды. Теләге булган һәр кеше fund.selet.biz фондына үз өлешен кертә алды. Битараф булмаган кешеләр ярдәме белән фондта 500 мең сумнан күбрәк акча җыелды.