Июнь турында кыскача! кире кайтырга

Коротко об июне!

Җәйнең беренче ае меңләгән сәлкешләрне сөендерде, сәләтле җырлар, көчле сөрәннәр илебезнең төрле нокталарында яңгырады...

«Сәләтле җәй - 2025» кампаниясенең җәйге профильле аланнары эшчәнлеге, июнь аенда узган Сәләтнең иҗади чаралары турында истәлекләрне бергәләшеп яңартыйк!

·       Беренче җәйге профильле Сәләт аланнары

«Сәләтле җәй - 2025» ял итү кампаниясе үз эшчәнлеген актив рәвештә башлап җибәрде! Июнь аенда Сәләтнең беренче җәйге аланнары: «Тел», «Мирас», «Осталар бистәсе», «Манзара» Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән сәләтле балаларны бергә җыйды. Балалар төрле телләр һәм илләр белән танышты, татар теле, тарихы һәм мәдәнияте үзенчәлекләрен өйрәнде, медиа һәм инженерлык өлкәсендәге осталыкларын үстерде, мавыктыргыч уку-укыту программасыннан тыш, алар актив уеннар уйнап, иҗади чараларда катнашты. Тулырак: «Сәләт, эх, шәп!»

·       «Тамырлар» музыкаль концерты

20 июнь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә «Нәүрүз» фестивале кысаларында уникаль «Тамырлар» музыкаль кантатасы уйналды! Кантатаның нигезенә шагыйрь Сөләйманның шул исемле поэмасы салынган. Кантата сәнгать осталарының тулы бер буыны башкаруында яңгырады. Чараның масштаблары, моң агышы һәм һәр башкарылган көй тамашачыларны рухландырды! Тулы зал башкаручыларга бик озак алкышлады! Тулырак: https://selet.biz/tat/news/prazdnik-iskusstva-talanta-i-istorii/

·       «Сәләтле җәй»нең төп аланнары старты

«Раушан», «Биләр каласы», «Рухият», «Гайрәт», «Азнакай», «Саба» аланнары, колач җәеп, яраткан сәлкешләрен каршы алды!18 көн дәвамында алар яраткан әйдаманнары янында аланның юнәлешенә караган өлкәдә яңа белемнәр үзләштереп, үз сәләтләрен камилләштерәчәк, актив шәхес булып формалашачак. Саф һавадагы уеннар, спорт ярышлары, иҗади кичке чаралар, төркем вакытлары һәм, әлбәттә, Форумга бару мизгелләре аларның ялларын продуктив һәм онытылмаслык итәчәк. Аланнарның көндәлек чараларын безнең социаль челтәрләрдә карап барырга мөмкин.

·       «Болгар – Туган тел» аланы эшчәнлеге

Төбәкара «Болгар–Туган тел» аланы – татар телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнүгә багышланган, төрле төбәкләрдән килүче йөзләгән сәләтле балаларны берләштерүче, аларның татар телле мохиттә милли традицияләребезне үзләштерү максатын күз алдында тотучы уникаль лагерь. Алан 29 июньнән башлап 5 июльгә кадәр Биләр җирендә 400 гә якын сәлкешләрне берләштерәчәк. Смена төрле тематик блокларга бүленгән мәдәни һәм белем бирү чараларыннан төзелгән: тарих, татар теле, милли бию, вокал дәресләрен һәм кул эшләре остаханәләрен үз эченә ала.

·       «Шаян» телеканалында кунакта

«Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин «Шаян» балалар тапшыруында Һөнәрләр Биләр Форумның яңалыклары белән бүлеште! Ул Форумның 3 уникаль юнәлеше һәм гаризалар ничек кабул ителүе турында тулырак сөйләде. Ә «Галәм» җәйге профильле Сәләт аланы директоры Ислам Миргаязов җәйге ял итү кампаниясе, «Галәм» аланының үзенчәлекләре турындагы барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде.