Август турында кыскача! ← кире кайтырга

Җәйнең соңгы аенда Сәләт аланнарында йөзләгән сәлкешләр ял итте, яңа уку елына көч һәм энергия туплады, шуның белән бергә «Сәләтле җәй - 2025» кампаниясе дә үз эшен төгәлләде.
Август аена бергәләшеп нәтиҗәләр ясыйк!
· «Акбүре» аланы
«Акбүре» – Татарстан Республикасының сәләтле балалар һәм яшьләрен табу һәм үстерүгә, өстәмә белем бирүгә, уку өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән профильле Сәләт аланы. 2025 елның җәйге сменасында 70 тән артык бала катнашты: алар арасында Казан, Мәскәү, Яр Чаллы, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе районнары һәм хәтта Төркиядән килүче катнашучылар да бар иде. Уку-укыту программасы лидерлык потенциалын үстерүгә юнәлдерелгән һәм СММ, график дизайн, инглиз теле, шәхси үсеш һәм проект эшчәнлеге буенча дәресләр һәм остаханәләрдән гыйбарәт иде. Һәр көнне интеллектуаль, иҗади, музыкаль, актерлык һәм лидерлык сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән мәдәни һәм спорт чаралары уздырылды. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган «Мин горурланам» патриотик акциясе аерым игътибарга лаек.
· «Кама» аланы
Елга буенда урнашкан уникаль спорт юнәлешле «Кама» аланы – спорт һәм туризм, иҗат һәм күңел ачу белән бергә актив ял итү өчен идеаль урын. Алан юнәлеше кысаларында сайланган спорт төрендә тренировка (футбол, волейбол, баскетбол, теннис), туризм өлкәсендә белем алу, интеллектуаль өстәл уеннары, спорт биюләре кебек дәресләр оештырылды. Алар өчен атаклы спикерлар, иҗат кешеләре һәм үз эшенең осталары уникаль белемнәр белән бүлеште. Көн барышында балалар саф һавада спорт уеннары, күңелле кичке чараларда катнашты һәм төрле яклап үзләренең сәләтләрен камилләштерә алды.
· «Батыр» аланы
«Батыр» аланы шулай ук спорт һәм туризм юнәлешендәге җәйге профильле Сәләт аланы. Ел саен аланда Чувашия һәм Татарстан Республикаларыннан спорт һәм туризм белән шөгыльләнүче, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы, шәһәр, республика һәм Бөтенроссия күләмендә уздырылучы ярышларда җиңү һәм призлы урыннар яулаган 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар ял итә. Сменаның уку-укыту программасы кысаларында Татарстан Республикасының атаклы тренерларыннан футбол, баскетбол, волейбол, өстәл теннисы, стретчинг, хореография һәм шахмат буенча дәресләр уздырылды. Моннан тыш, сәлкешләр өчен вокал, гитарада уйнау, бадминтон, скрапбукинг, рәсем, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены, дебатлар буенча һәм башка кызыклы остаханәләр үткәрелде.
· «Галәм» аланы
«Галәм» аланы Россия Федерациясенең төрле регионнарыннан —
Мәскәү, Түбән Новгород, хәтта Испания, Франция һәм Төркия илләреннән килгән 220 бала өчен
медиа өлкәсеннән төрле күнекмәләр белән танышып, тормышта кулланырга һәм үзләштерергә өйрәнергә мөмкинлек бирде. Мәдәни программа шулай ук бик тыгыз һәм актив үтте. Сменаның һәр көне белем бирү һәм уен дәресләре, спорт ярышлары һәм мәдәни кичке чаралар белән үрелеп барды.
· «Имәнкәй» аланы
«Имәнкәй» – «Сәләт» сәламәтләндерү лагерьлары системасы кысаларында оештырылган җәйге профильле смена. Сменаның үзенчәлеге – катнашучылар саны 80% ка Алексеевск районы балаларыннан торуы. Татарстан Республикасының башка районнарыннан һәм Россия Федерациясенең төбәкләреннән килгән балалар өстәмә конкурс этабын узды. Бу елны әлеге алан юбилей сменасын билгеләде. «Имәнкәй» җәйге профильле Сәләт сменасында тормышның экологик нигезләренә басым ясала: экология һәм фән; эко-гадәтләр; чүпне эшкәртү; «Яшь бакчачы»; үз кулларың белән эко-эшләнмәләр ясау. Кызыклы уку-укыту программасыннан тыш балалар өчен шәхес формалаштыруга юнәлдерелгән иҗади, спорт, фәнни-интеллектуаль чаралар да тормышка ашырылды.
· «Шаян» аланы
«Шаян» җәйге профильле Сәләт аланы – «ШАЯН ТВ» беренче татар балалар телеканалы һәм «Сәләт» оешмасы белән берлектә үткәрелүче, «Телевидение» юнәлешендә балаларның белемнәрен тирәнәйтүгә юнәлдерелгән алан. «Шаян» аланы программасы шулай ук дубляж (мультфильмнарны тавышлыландыру) һәм СММ юнәлешләрен дә үз эченә алды. Юнәлешләр буенча дәресләрне һәм остаханәләрне журналистика өлкәсендәге тәҗрибәле белгечләр, танылган телевидение һәм радио алып баручылары, блогерлар һәм дубляж актерлары алып барды. Уку-укыту программасы барышында балалар үзләре видеосюжет төшерергә, мультфильмны тавышлыландырырга, телеграм каналы өчен язмалар язарга, монтаж ясарга өйрәнде. Нәтиҗәләр буенча экспертлар тарафыннан иң яхшы эшләр билгеләнде һәм аларның авторлары бүләкләнде, шулай ук эшләр «ШАЯН ТВ» телеканалы эфирында күрсәтеләчәк!