Сентябрь турында кыскача! кире кайтырга

Коротко о сентябре!

Яңа уку елы шәп яңалыклар һәм истәлекле чаралардан башланып китте! Әйдәгез, сентябрь аеның төп чараларын бергәләшеп барлап, нәтиҗәләр ясыйк!

·        Сәләт «Алмагач» мәктәбендә Белем көне

1 нче сентябрь – һәр елны барысы өчен дә үзенчәлекле, күркәм бер дата. Ул белем дөньясына яңа адым ясау, яңа өметләр, яңа максатлар белән уку елына аяк басу көне. Сәләт «Алмагач» мәктәбендә дә Белем бәйрәме гөрләде һәм беренче саф укучылары өчен тәүге кыңгырау чыңы яңгырады. Укучылар яңа уку елында да Сәләт берләшмәсенең төрле проектларында һәм чараларында катнашып, белемнәрен тирәнәйтәчәк һәм яңа тәҗрибә туплаячак. Белем көненең ничек узуы турында тулырак: Сәләт «Алмагач» мәктәбендә Белем бәйрәме узды!

·        «Урамда жыелабыз» футбол турниры

Сәләт аланнарын һәм төрле буыннарны берләштерүче турнир янәдән спорт сөючән сәләтле яшьләрне кызу футбол кырында бергә җыйды. Турнирның төп саннары: 19 уен, 9 команда, 2 көн һәм 1 чемпион! Спорт чарасы катнашучыларга, аларның җанатарларына күтәренке кәеф, шатлыклы мизгелләр һәм яшьлекнең кабатланмас истәлекләрен бүләк итте. Турнирны фотосурәтләрдән карый аласыз: «Урамда җыелабыз» футбол турниры – 213 фотографий

·        Р.Г.Бохараев исемендәге Tatar.Бу Хакатон

12-14 сентябрь көннәрендә Казан Федераль университетында Рәис Бохараев исемендәге Tatar.Бу Хакатоны узды. Чара Kazan Digital Legends хакатоннар марафоны кысаларында уздырылды һәм татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру һәм үстерү өчен инновацион ИТ-чишелешләр булдыруга юнәлдерелде. Катнашучылар өч тректа ярышты: милли уеннар, интерактив уку-укыту, заманча контент. Быелгы ярышта 27 команда катнашты — кече лигада 7, өлкән лигада 20 такым, барлыгы 103 катнашучы. Казан, Әлмәт, Чаллы, Иннополис, Уфа, Мәскәү һәм Петербурдан барлыгы 202 гариза килде, шулардан 104 катнашучы сайлап алынды. Моннан тыш, җиңүчеләр «Стартаплар аллеясы» кысаларында Kazan Digital Week – 2025 халыкара форумында үз проектларын тәкъдим итә алачак, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институтында стажировка узачак. Тулырак: Р.Г.Бохараев исемендәге Tatar.Бу Хакатоны нәтиҗәләре билгеле

·        Сәләт «Алмагач» мәктәбе гаиләләренең көзге күчмә сессиясе

Сәләт «Алмагач» мәктәбе гаиләләренең көзге җыенында бәләкәчләр, асылташлар һәм балаларның әти-әниләре өчен бик шәп программа әзерләнде. Күңелле уеннар, иҗади активлыклар, спорт ярышлары — «Алмагач» мәктәбе гаиләләре җыенының һәр чарасы ихлас елмаюларга һәм шатлыклы алкышларга бай булды.

·        «Сәләтле җәй – 2025» ял итү кампаниясенең йомгаклау конференциясе

Сәләт 2025 елгы җәйге ял итү кампаниясенә нәтиҗәләр ясады. Йомгаклау конференциясендә Сәләт үзәкләре еллык эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте, тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм үсеш нокталарын билгеләде. Оештыручыларга намуслы, югары дәрәҗәдәге хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәбез! Биредә барысы да балаларның ялы тагын да яхшырак, файдалырак һәм күңеллерәк булсын өчен эшләнелә!

·        «Фәнсар» мәктәбе, «Олимп» һәм «Санак лаб» уку-укыту лабораториясенә гаризалар кабул итү кампанияләре старты!

25 – 31 октябрь көннәрендә Биләрдә узачак «Фәнсар» мәктәбенең көзге күчмә сессиясе, 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр шулай ук Биләрдә узачак «Санак лаб» уку-укыту лабораториясенең көзге күчмә сессиясе һәм 27 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр «Йолдызлы» базасында узачак «Олимп» аланының көзге сменасы гаризалар кабул ителә башладылар. Тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми аккаунтларыбызда таныша аласың!

·        «Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе катнашучылар туплый!

13-20 яшь аралыгындагы театр сәнгате белән кызыксынучыларны 5 юбилей сезонына кушылырга: махсус дәресләрдә һәм тренингларда, актерлар белән очрашуларда катнашырга, Г. Камал театры һәм республикабызның башка театрлары белән якыннан танышырга һәм бушлай тамаша кылырга, спектакльләрдә уйнарга чакырабыз! Гариза җибәрү өчен сылтама: https://t.me/seletofficial/9428