Сәләт өр-яңа проект тәкъдим итә! кире кайтырга

Мечтаешь о большой сцене? Ждем тебя в новом проекте!

Дуслар! Иҗат, сәхнә, театр дип янучылар өчен искиткеч хәбәребез бар!

Сәләтнең үз театр лабораториясе булачак!  «Яшь йөрәкләр» дип аталган өр-яңа проектка 15 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге яшьләрне чакырабыз.

Сезне танылган актерлар, режиссерлар һәм укытучылар белән иҗади очрашулар һәм мастер-класслар көтә. Бергәләп куелган хисап спектакленнән соң һәр катнашучы курсларны тәмамлау турында таныклык алачак! 

Зур сәхнәгә беренче адым ясау өчен менә дигән мөмкинлек! Аны кулдан ычкындырма!
«Яшь йөрәкләр» театр лабораториясе» төймәсенә бас һәм гариза тутыр.

Проектның нигезләмәсе белән монда таныша аласың.