«Сәләт-Батыр» Яшьләр иҗтимагый үзәгендә ачык ишекләр көне кире кайтырга

День открытых дверей в МОЦ «Сәләт-Батыр»

19 март «Сәләт-Батыр» Яшьләр иҗтимагый үзәгендә ачык ишекләр көне булып узды.

Катнашучылар Әдип Әлмир, Батыр районы хакимияте башлыгы һәм «Сәләт-Батыр» Яшьләр иҗтимагый үзәге директоры белән очрашты, кызыклы квест үтте һәм «Сәләтле җәй» турында чыгышларны карап, спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, шул рәвешле Сәләт дөньясы белән якыннанрак таныша алды. «Сәләтле җәй» дип аталган марафоннан катнашучылар бик канәгать булып, яңа белемнәр туплап, күп танышулар булдырып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты. Биредәге һәркемнең ял көне күңелле һәм файдалы, бик шәп узды!

Өр-яңа үзәктәге тәүге ачык ишекләр көне кысаларында «Сәләт — Батыр» клубының беренче Рәисе билгеләнде. Әлеге җаваплы вазыйфа Сәләт активисты Айгөл Алимовага тапшырылды!

Ачык ишекләр көнендә Сәләт дөньясы белән таныш булмаган катнашучылар да бар иде. Әлеге чара алар өчен аеруча әһәмиятле булды, күпләр, канатланып, җәйләрен Сәләттә уздырачаклары турынды белдерде.

«Безнең районыбызда шундый зур, матур, заманча үзәк төзелүенә без бөтен гаиләбез белән сөендек. Балаларыбызны Сәләт мохитендә үстерү безнең зур хыял иде. Аның чынга ашуына мин чиксез шатмын», - дип бүлеште Батыр районыннан Сания Мингазова.

Ачык ишекләр көне - «Сәләт-Батыр» Яшьләр иҗтимагый үзәге белән танышырга, Сәләт проктларында катнашырга теләкләре булган яшьләр өчен менә дигән мөмкинлек булды. Биредә һәркем проектлар белән якыннан таныша алды.