Тәвәккәлләргә курыкма: ARTS BILER FORUM-га кил! кире кайтырга

ARTS BILER FORUM для тех, кто не боится рисковать!

«Курыкмаcка, үз-үзегезгә һәм яраткан шөгылегезгә һәрчак тугры калырга» - дип киңәш бирә ARTS BILER FORUM-ның музыкаль юнәлеше җитәкчесе Зәринә апа Вилданова.

«The Cheeklaweek» музыкаль проекты авторы һәм җитәкчесе, Рәсәйкүләм һәм халыкара вокал конкурслары һәм фестивальләре лауреаты, «Yummy music» бәйсез музыкаль лейблы артисты белән быелгы ARTS BILER FORUM – яңалыклар, үзгәрешләр һәм традицияләр турында сөйләшеп алдык.

- Зәринә, ARTS BILER FORUM катнашучыларга нинди мөмкинлекләр бирә?

- ARTS BILER FORUM - ул сәләтле яшьләр һәм үз эшләренең осталары бер мәйданда очрашып, тәҗрибә уртаклаша торган урыны. Беренчедән, биредә балалар бер-берсе белән аралаша. Икенчедән, Рәсәйнең һәм Татарстанның танылган иҗат кешеләре белән дә танышалар, остаханәләрендә катнашалар. Төрле өлкә экспертлары белән үз иҗатың турында сөйләшеп булуы да бик зур өстенлек. Өченчедән, быел музыкаль лабораторияләр булачак, балалар үзләре музыкантлар белән яңа җыр яздырып карый алачак. Өстәвенә, ARTS BILER FORUM ял итү һәм яңалыкларга өйрәнү мөмкинлеге.

- ARTS BILER FORUM-ны оештыруда тәҗрибәң зур, узган еллар белән чагыштырганда үсеш сизеләме?

- Әлбәттә, үсеш сизелә. Безнең ARTS BILER FORUM-да ел саен катнаша торган лауреатларыбыз бар. Аларны күзәтеп барабыз. Балалар тагын да югарырак дәрәҗәдә чыгыш ясый. Аларга сыйфатлы материал бирергә тырышабыз, шуңа күрә елдан-ел көчлерәк спикерлар килә. Быел форумның озынлыгы да артты. 2 көн өстәлде. Ягъни күбрәк вакыт, күбрәк спикерлар, күбрәк мөмкинлек дигән сүз! Монда да форумның үсеше күренә, минемчә.

-  Катнашучыларга нинди теләкләрең бар?

Иң мөһиме, курыкмаска. Нигезләмә буенча, музыка юнәлешендә катнашу өчен татар телендә җыр башкарырга кирәк. Һәм бу кайберәүләрне куркыта. Әмма күпләр форум өчен татарча җыр өйрәнеп килә. Шул рәвешле, репертуарлары да байый, масштаблы, югары дәрәҗәле чарада катнашырга да мөмкинлек туа. Димәк, курыкмаска, һәрвакыт алга омтылырга һәм үз максатыңа, үз-үзеңә тугры калырга кирәк!

ARTS BILER FORUM-га 14 нче майга кадәр теркәлергә була (коллективлар өчен, индивидуаль гаризалар)