Сәләт Йортында Р.Г. Бохараев эшчәнлегенә багышланган беренче «Start. Бу Хакатон» узды кире кайтырга

26-27 сентября в Доме Сэлэт прошёл первый «Start.Бу Хакатон», посвящённый памяти Р.Г.Бухараева.

   Күп еллар дәвамында «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды Р.Г. Бохараев истәлегенә багышланган семинарлар, очрашулар, конференцияләр үткәреп килә. Бохараев - Казанда математик кибернетика һәм информатика юнәлешләренә нигез салган шәхес, дөньяда да бу тема буенча әйдәп баручы белгечләрнең берсе булды. Хәзер КФУ һәм ТР Фәннәр академиясендә кулланыла торган технологияләр асылда аның үз актуальлеген югалтмаган эшләренең дәвамы булып тора. Быел Сәләт Яшьләр эшләре һәм цифрлы үсеш министрлыклары, «Школа 21» белән берлектә беренче тапкыр Р.Г. Бохараев эшчәнлегенә багышланган «Start. Бу Хакатон» оештырды. 26-27 нче сентябрьдә Сәләт Йортында аның финалы узды. Хакатонда катнашучылар IT һәм татар теле белән бәйле проектлар эшләделәр һәм аларны тәкъдим иттеләр.

Хакатонның гомуми бүләкләү фонды 70 000 сум иде.


Хакатон финалының мәртәбәле кунаклары һәм жюри әгъзалары: Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов; Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов; физика-математика фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты директоры Ринат Гыйльмуллин; техник фәннәр кандидаты, ТР Фәннәр академиясе гамәли семиотика институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары Айдар Хөсәенов; «Школа 21» проектының Казан филиалы җитәкчесе Айрат Хасьянов; КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты доценты, фәннәр кандидаты Наил Бохараев; КФУның Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты доценты, фәннәр кандидаты Арслан Еникеев; Иннополис Университетының машина ярдәмендә укыту һәм белешмәләр бирү лабораториясе фәнни хезмәткәре Альбина Хөсәенова; «Делион» ҖЧҖ генераль директоры Яков Бадыгин; М.И.Мәхмүтов исемендәге «Фәнсар» мәктәбе җитәкчесе, КФУның ИТИС югары мәктәбе өлкән укытучысы Элина Насибуллина; «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова.


Проектларны тәкъдим итү этабына кадәр 13 команда барып җитте.

Студентлар арасында җиңүче булдылар:

1 урын - «Победа» командасы, проектлары - «TaTransVision визуаль тәрҗемәче системасы»; 2 урын -  «Дилетанты» командасы, проектлары «Мобиль уен - Казан»; 3 урын - «Кызлар» командасы, проектлары - «Скраббл уены өч телдә».


Укучылар командалары арасында җиңүчеләр:

1 урын - «Империя Тимербулата» командасы, проектлары - «Китап тәкъдим итү системасы»; 2 урын -  «Mint» командасы, проектлары - «Карточкалар буенча сүзләр өйрәнү өчен Telegram-бот»; 3 урын -  «Male» командасы, проектлары «БуРек тәкъдим итү системасы». 


Хакатонда тәкъдим ителгән калган проектлар: «Визуаль тәрҗемәче» - «Кирпич» командасы; «Татар теленә яраклаштырылган монополия уены» - «Шарписты» командасы; «ДНД уенының цифрлы версиясе» - «SegFoult» командасы.


Җиңүчеләрнең барысы да акчалата бүләкләр алды. Шулай ук Хакатонда катнашучыларның ТР Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге булачак.

Оештыручылар сүзләренә караганда, катнашучылар үз идеяләрен алга таба да камилләштерергә ниятли, Хакатонны оештыручылар һәм партнерлар аларга тиешле ярдәмне күрсәтергә әзер.