Тимур Сулейманов: Форум «Биляр» можно назвать самым большим палаточным лагерем в России

1 29.08.2022 26 июньнән 8 августка кадәр Татарстанның биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сүзләренчә Биләрдә уза торган «Сәләт» форумы Россиядәге иң зур чатырлы алан булып тора. «Балалар өчен мондый форматтагы зур аланны Татарстан гына оештырды. Шуңа күрә федераль хезмәттәшләребез дә безнең тәҗрибә белән кызыксына. Алар аланга өч йөз кешелек төркем җибәрә», – дип сөйләде ул «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда. Аның сүзләренчә, форум күпкырлы мәгънәгә ия. «Беренчедән, ул урынның тарихи кыйммәте белән бәйле. Икенчедән, уку-укыту программасы да бик көчле. Өченчесе – яңа дуслар. Кемдер үзенә чын дусны таба, бездә андый мисаллар бик күп. Безнең максат – сәләтле һәм белемгә омтылган балаларны таныштыру. Дүртенчесе – татар теле. «Сәләт»нең миссиясе – татар теле өчен мохит булдыру», – диде ул. «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова форумда куркынычсызлык таләпләренә зур игътибар бирелүне искәртте. «Без бөтен катнашучыларның сәламәтлеге өчен җаваплы. Без Эчке эшләр министрлыгы. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзорның таләпләренә буйсынабыз, алар белән эшлибез. Әти-әниләргә курку өчен урын юк. Алар һәрвакыт әйдаманнар белән элемтәгә керә ала. Шулай ук баланың психологик сәламәтлегенә дә игътибар бирәбез», –диде ул. Аның сүзләренчә, быел форумда катнашучылар өчен Биләр шәһәрчегенә һәм изге чишмәгә экскурсияләр каралган. 26 июньнән 8 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак. Форум кысаларында алты смена үтәчәк. Форумга ул юнәлешләрдә профессионал булган укытучылар чакырылган. Беренче смена – Һөнәрләр Биләр форум 26 июньдә ачыла. Иҗади смена – Иҗат Биләр форум 3-8 июль көннәрендә узачак. Өченче смена – Социаль күнекмәләр Биләр форум 11-16 июль көннәрендә булыр дип көтелә. Мәгълүмати технологияләр Биләр форум сменасы 28 июль-1 августта узачак. Лидерлык буенча форум 4-8 августта була. «Җанлы Сәләт» проекты аша сменаларны форумның «Вконтакте» һәм You Tube рәсми аккаунтларыннан онлайн карап булачак. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/timur-solaimanov-salatnen-bilar-forumyn-rossiyadage-in-zur-catyrly-a...

Исемлеккә күчү