«Cәләт» зажигает или, кто стал победителем премии «Сәмрух»?

«Cәләт» зажигает или, кто стал победителем премии «Сәмрух»? 09.03.2021

Яратып кына бер-берсенә апа-абый дип эндәшүләрен ишеткәч, сәхнәдә басып торучы катнашучыларның ничек дулкынлануларын күргәч, шушы күңелле мизгелләрне алар белән бергә кичерү теләге тагын да артты.

«Сәмрух» премиясе 2015 елдан алып уздырыла. Аның максаты – «Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы талантлы балаларны һәм яшьләрне бүләкләү, «Сәләт» активистларының, партнёрларының, проектлар авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү. Катнашучыларны 13 номинациядә бүләкләделәр. Быел беренче тапкыр өр-яңа «Ел инициативасы» дигән номинациягә дә сулыш өрделәр. Анда төбәк «Сәләт» клублары һәм Сәләт активы мәктәбе проектлары катнашкан.

Кичәне ачык дип белдереп, иң зур рәхмәт сүзләрен «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белдерде: «Бүген нинди генә хисләр кичермибез. Җиңүчеләрдән дә ныграк үзебез, аларның әти-әниләре, остазлары дулкынлана. 2020 нче ел «Сәләт» өчен бик бай һәм уңышлы ел булды. Әгәр дә мондый көчле командабыз булмаса, бу нәтиҗәләргә ирешмәгән дә булыр идек. Рәхмәт һәммәгезгә!»

Премиягә лаеклылар гына сайланып алына дип курыкмыйча әйтергә була. Чөнки катнашучылар 4 этап үтеп, жюри әгъзаләренең тәнкыйть күзлеге аша уза. Башта гаризалар кабул итәләр, соңыннан портфолио нигезендә киләсе этапка узучыларны билгелиләр. Быел 90нан артык катнашырга теләк белдерүче булса да, аларның 70ен генә сайлыйлар. Иң зур әзерлекне, мөгаен, 3 нче этап таләп итәдер. Биредә катнашучылар үзләре белән таныштырырга, җюриның көтелмәгәндә генә биреп куйган сорауларына җавап табарга, кайбер номинацияләрдә хәтта педагогик очракларны хәл итү кебек биремнәр дә үтәргә тиешләр. Ләкин «сәләтлеләр» бирешә торганнардан түгел. Алардагы көч һәм энергия күпләрне таң калдырырлык, күзләрендә очкыннар уйный, үзләреннән җылылык бөркелә.

Йомгаклау этабын уздыру өчен дә аз көч таләп ителгән димәс идем. «Пирамида» күңел ачу үзәген сәгатьләр дәвамында гөр китергән алып баручылар Гөлназ Сәфәрова һәм Таһир Насыйбуллин да, миңа калса, аерым мактауларга лаек. Һәркем күңеленә ачкыч таба белеп, чара дәвамында яшьләр белән бер дулкында булды алар. Шулай ук кичәне сәлкешләр, әйдаманнар, танылган җырчы-композиторлар: Илназ Сәфиуллин, Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова, Эльмир Низамов үз чыгышлары белән бизәделәр. Чараны ретро стильдә оештырганнар, музыка, җырлар – барысы да күңелгә үтеп кереп, хатирәләр диңгезенә чумарга мөмкинлек бирде. Премияне тапшыру тарихында беренче мәртәбә татарча стендап форматындагы чыгыш та зур яңалык иде. Сәләткә генә кагылышлы кызыклы вакыйгаларны юмор күзлеге аша кичереп, тамашачыны рәхәтләнеп көлдерделәр. Сәләт гимнында «Җан җепләре бәйли сәлкешләрне» дигән бик урынлы сүзләр бар. Әлеге кичәдә булган һәркем моңа инангандыр, мөгаен. Алар арасында көндәшлек юк, кем генә җиңсә дә бердәм булып кала беләләр. Сәхнәдә җиңүче исемен ишетергә теләп, соңгы мизгелгә кадәр кулга-кул тотынышып торулары – моның ачык дәлиле.

Премия ияләрен диплом, акчалата һәм истәлекле бүләкләр, ә иң мөһиме, «Сәмрух» сыны белән сөендерделәр. Сүз уңаеннан, быел конкурсының премиаль фонды 500 меңне тәшкил иткән.

«Сәләт – мөмкинлекләр мөһите, акыл, рух, тел берлеге!» Чыннан да, әлеге хәрәкәттә катнашучы һәркем җиңүче исеменә лаеклы, чөнки алар шушы җылы мөһиттә тәрбияләнеп, Республикабыз яшәеенә зур өлеш кертеп, алга атлыйлар. Мондый яшьләр булганда – киләчәгебез ныклы кулларда дип икеләнмичә әйтергә була.

Менә ул иң-иңнәр исемлеге:
Ел сәлкеше: Вилданов Нариман
Ел әйдаманы: Хәсәнова Зөлфия
Ел өлкән әйдаманы: Хаева Диләрә
Ел директоры: Ханафин Аяз
Ел клубы: «Сәләт-Түбән Кама» клубы ( Мөхәмәдшина Эльвина)
Ел кулдашлары: Галиев Данияр, Шакирова Айгөл
Ел инициативасы: «Челтәр» медиа мәктәбе (проект җитәкчесе: Шәрипова Рената)
Ел аланы: «Сәләт-Саба» (директор - Гөлназ Гатина, өлкән әйдаман – Гөлүсә Арикеева)
Сәләт стипендиясе: Ханафин Аяз, Зәйнуллина Ләйсән
Ел партнеры: «Азнакай» санаторий-профилакторие һәм аның баш табибы Рөстәм Ибраһим улы Дәүләтшин; Россиянең мактаулы энергетигы, Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе, «Ильфа» ҖЧҖ директоры – Фәнир Гыйльметдин улы Галимов; 
Ел остазы: Римма Ибраһимова
Форум башҗитәге: Лилия Акберова
Сәләт җырлый: «Рухи йөрәк». Башкаручы, сүз һәм көй авторы: Динә Вәлиева.

Автор: Инзилә Хөсәинова

Тулырак:http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/slt-kyzdyra-yaki-smrukh-premiyasen-kemnr-laekly



Исемлеккә күчү