Магистрант ВШЖиМК – обладатель премии "Сәмрух-2018"

Магистрант ВШЖиМК – обладатель премии "Сәмрух-2018" 11.03.2019

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә талантлы балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә бирелә торган «Сәмрух-2018» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды.

Премия «Сәләт» оешмасы тарафыннан оештырыла һәм сәләтле яшьләрне үстерү, оешма белән бергә эшләүче остазларны, партнерларны, авторларны һәм оештыручыларны бүләкләүне күздә тота. Быел тантана Сәләтнең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.

Премия үз эченә 8 номинацияне алды: «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел кулдашлары», «Ел клубы» һәм «Сәләт җырлый».

Конкурс этаплары шәхси һәм команда казанышларыннан торган портфолио туплаудан, экспертлар сорауларына җавап бирүдән һәм интеллектуаль викторинадан торды. Экспертлар буларак министрлык һәм ведомство вәкилләре, галимнәр һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде.

КФУның Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбе магистранты Булат Гайнетдинов «Ел директоры» номинациясендә җиңү яулады.

«Бу премиядә җиңү җиңел бирелмәде, чөнки монда сайлап алу турында күрсәткән осталыкларыңа гына түгел, ел дәвамында эшләгән эшеңә бәя бирелә. Үз-үземә ышануым ярдәм итте. Мин бу премиядә инде икенче тапкыр катнашам. Узган ел «Ел кулдашлары» номинациясендә җиңгән идем», – дип сөйләде ул.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм «Сәмрух» сыннары тапшырылды.

 

Автор: Руфинә Гималетдинова


Исемлеккә күчү