Дамир Фаттахов: «Сәләт» - брендовый проект Татарстана»

Дамир Фаттахов: «Сәләт» - брендовый проект Татарстана» 11.03.2019

Татарстан башкаласында талантлы балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә бирелә торган «Сәмрух-2018» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды. Премия «Сәләт» оешмасы тарафыннан оештырыла һәм сәләтле яшьләрне үстерү, оешма белән бергә эшләүче остазларны, партнерларны, авторларны һәм оештыручыларны бүләкләүне күздә тота.

Быелгы премия Сәләтнең 25 еллыгына багышланган иде. Тамашачылар саны 700гә җитте. Алар арасында «Сәмрух-2018» премиясе катнашучылары, аларның әти-әниләре, Сәләтнең профильле сменалары оештыручылары һәм катнашучылары бар иде. Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында РФ Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты, «Сәләт»нең Попечительләр советы рәисе Марат Бариев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, язучы, драматург Рабит Батулла һәм башкалар бар иде.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде һәм: «Сез – безнең терәгебез, без сезгә бик зур өметләр баглыйбыз», – дип белдерде.

Ләйлә Фазлыева: «Сезнең бик зур байлыгыгыз бар – туган телегезне беләсез. Үз халкыгызның мәдәниятен саклыйсыз. Мин сезгә шуның өчен бик рәхмәтле. Тагын бер сыйфатыгыз ошый – командада эшли беләсез һәм һәрвакыт бер-берегезгә терәк буласыз», – дип сөйләде.

«25 ел дәвамында Сәләт гадәти яшьләр хәрәкәтеннән җәмгыятьне сәламәтләндерү технологиясенә әйләнде. Ул үз канаты астына туган якның мәдәниятен, туган телләрен ярата һәм саклый, белемгә омтыла торган сәләтле яшьләрне һәм оста белгечләрне туплый. Сәләт – ул сыйфат билгесе», – дип сөйләде Дамир Фәттахов.

Премия үз эченә 8 номинацияне алды: «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел кулдашлары», «Ел клубы» һәм «Сәләт җырлый».

Конкурс этаплары шәхси һәм команда казанышларыннан торган портфолио туплаудан, экспертлар сорауларына җавап бирүдән һәм интеллектуаль викторинадан торды. Экспертлар буларак министрлык һәм ведомство вәкилләре, галимнәр һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде.

Премиянең үзенчәлеге – fund.selet.biz краудфандинг платформасында битараф булмаган кешеләр тарафыннан акчалата бүләк фонды формалаша, анда теләге булган һәр кеше үз өлешен кертә ала.

2018-нче ел җиңүчеләре:

- «Ел әйдаманы» - Зәринә Хәлилова, 20 яшь (Алексеевск районы);

 

- «Ел өлкән әйдаманы»– Гүзәл Әхмәтҗанова, 21 яшь (Казан);

 

- «Ел директоры» - Булат Гайнетдинов, 24 яшь (Казан);

 

- «Ел кулдашлары» - Азат Булатов, Алинә Нәбиуллина («Сәләт – Эшмәкәр» аланы);

 

- «Ел клубы» - «Сәләт Аксубай клубы» (клуб рәисе – Ләйлә Моратшина, Аксубайның 3-нче гомумбелем бирү мәктәбе»);

 

- «Ел сәлкеше» - Энҗе Әхмәтҗанова, 16 яшь (Казан);

 

- «Ел аланы» - «Сәләт – Самара» (Самара);

 

«Сәләт җырлый» - «Сәләт - Азнакай» (Сүзләр:Батыр Харисов, музыка: Мөхәммәт Зиннәтуллин, башкаручылар: Батыр Харисов, Елена Кошелева);

 

- «Ел партнеры» - «Түбәтәй» хәләл тиз туклану челтәре, ПАО «Ак Барс Банк»;

 

- «Сәләт стипендиясе» - Ильяс Зәйнуллин, Айгөл Вәлиуллина, Тимур Назаров, Булат Вәлиуллин.


Исемлеккә күчү