Студенты КФУ - победители премии в области поддержки одаренных детей и талантливой молодежи «Сәмрух-2018»

Студенты КФУ - победители премии в области поддержки одаренных детей и талантливой молодежи «Сәмрух-2018» 11.03.2019

Казан университетының өч студенты ел премиясенең «Ел кулдашлары» һәм «Ел директоры» номинацияләрендә җиңү яулады. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә талантлы балаларны һәм яшьләрне үстерү өлкәсендә бирелә торган «Сәмрух-2018» ел премиясенең бүләкләү тантанасы узды.

Премия «Сәләт» оешмасы тарафыннан оештырыла һәм сәләтле яшьләрне үстерү, оешма белән бергә эшләүче остазларны, партнерларны, авторларны һәм оештыручыларны бүләкләүне күздә тота. Быел тантана Сәләтнең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган иде.

Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында РФ Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты, «Сәләт»нең Попечительләр советы рәисе Марат Бариев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башкалар бар иде.

Тамашачылар саны 700гә җитте. Алар арасында «Сәмрух-2018» премиясе катнашучылары, аларның әти-әниләре, Сәләтнең профильле сменалары оештыручылары һәм катнашучылары бар иде. Катнашучылар географиясе: Зәй, Яшел Үзән, Бөгелмә, Аксубай, Тукай, Саба, Азнакай районнары, Казан шәһәре һәм Самара өлкәсе.

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламен җиткерде һәм: «Сез – безнең терәгебез, без сезгә бик зур өметләр баглыйбыз», – дип белдерде.

Ләйлә Фазлыева: «Сезнең бик зур байлыгыгыз бар – туган телегезне беләсез. Үз халкыгызның мәдәниятен саклыйсыз. Мин сезгә шуның өчен бик рәхмәтле. Тагын бер сыйфатыгыз ошый – командада эшли беләсез һәм һәрвакыт бер-берегезгә терәк буласыз», – дип сөйләде.

«25 ел дәвамында Сәләт гадәти яшьләр хәрәкәтеннән җәмгыятьне сәламәтләндерү технологиясенә әйләнде. Ул үз канаты астына туган якның мәдәниятен, туган телләрен ярата һәм саклый, белемгә омтыла торган сәләтле яшьләрне һәм оста белгечләрне туплый. Сәләт – ул сыйфат билгесе», – дип сөйләде Дамир Фәттахов.

Премия үз эченә 8 номинацияне алды: «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел кулдашлары», «Ел клубы» һәм «Сәләт җырлый».

Конкурс этаплары шәхси һәм команда казанышларыннан торган портфолио туплаудан, экспертлар сорауларына җавап бирүдән һәм интеллектуаль викторинадан торды. Экспертлар буларак министрлык һәм ведомство вәкилләре, галимнәр һәм мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр, шулай ук танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм яшьләр оешмалары җитәкчеләре чакырылган иде.

«Ел кулдашлары» номинациясендә КФУның 2-нче курс студентлары Азат Булатов (Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбе) һәм Алинә Нәбиуллина (филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты) җиңү яулады. Алар Сәләтнең җәйге «Сәләт-Эшмәкәр» аланында кулдашлар булган.

Алинә Нәбиуллина КФУның бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәгенә: «Без конкурска креатив яктан әзерләнергә булдык. Портфолиобызда «әйдаманнар паспорты» булдырдык, «гарантия талоны» дигән нәрсә уйлап таптык», – дип сөйләде. «Бу җиңү бик көтелмәгән булды. Бу җиңү – безнең эшебезгә югары бәя бирү», – дип билгеләп үтте ул.

Казан университеты копилкасында тагын бер трофей – КФУның Журналистика һәм массакүләм коммуникацияләр югары мәктәбе магистранты Булат Гайнетдинов «Ел директоры» номинациясендә җиңү яулады.

«Бу премиядә җиңү җиңел бирелмәде, чөнки монда сайлап алу турында күрсәткән осталыкларыңа гына түгел, ел дәвамында эшләгән эшеңә бәя бирелә. Үз-үземә ышануым ярдәм итте. Мин бу премиядә инде икенче тапкыр катнашам. Узган ел «Ел кулдашлары» номинациясендә җиңгән идем», – дип сөйләде ул.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм «Сәмрух» сыннары тапшырылды.


Исемлеккә күчү