Рабит Батулла считает, что общество «Сәләт» воспитывает татарскую интеллегенцию

Рабит Батулла считает, что общество «Сәләт» воспитывает татарскую интеллегенцию 11.03.2019 Язучы сүзләренчә, "Сәләт"тә булып, әмма татар мәктәбен бетермәгән балалар татар телен иркен белә.

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татар язучысы, драматург һəм публицист Рабит Батулла "Сәләт" иҗтимагый оешмасы татар зыялыларын тәрбияли дип әйтте. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

"Сәләт" алга таба үзгәрә, камилләшә. Элеккеге булган ялгышларны төзәтү эше бара. Аннары, "Сәләт"не бетергәннәр министрлар булып беттеләр. Шушы нәтиҗәгә караганда, "Сәләт" үзенең вазыйфасын бик яхшы үти, чөнки ул татар зыялыларын тәрбияли. Мин шуңа сөенәм", - ди Рабит Батулла.

Рабит Батулла "Сәләт"тә катнашкан балалар татар мәктәбен бетермәсәләр дә, татар телен иркен белүләрен һәм татар сәнгатенә хезмәт итүләрен белдерде. "Минем ике улым моңа мисал булып тора", - диде ул.

"Нурбәк белән Байбулат "Сәләт"тә үсте, сәлкеш тә, әйдаман да булдылар. Хәзер инде алар укытучы да - төрле мастер-класслар күрсәтәләр", - дип сөйләде язучы.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/26/181671/


Исемлеккә күчү