«Сәләт» клубы

Сәләт клубы – төрле буын сәлкеш, әйдаман, башҗитәкләрне берләштерә торган даирә. Сәләт дөньясындагы һәр кеше – мәктәп укучысымы ул, Сәләт ветеранымы — Сәләт клубы әгъзасы булып санала. Клубның үз уставы, җитәкчелек органы (Корылтай) һәм җитәкчесе (Президенты) бар. Клуб үз эшчәнлеген «Фән» һәм «Дәрт» юнәлешләре кысаларында оештыра.

 Проектның максаты – традицияләрне саклаган хәлдә яңалыклар кертеп, Сәләт оешмасының барлык катнашучыларын берләштерү.

 Клуб үти торган бурычларга килгәндә, алар:
 - Сәләт кешеләре өчен даими аралашу мәйданы булдыру, аларны берләштерү;
- Сәләт җәмгыятен агымдагы проектлар һәм программалар белән таныштырып бару;
- Сәләт дәүләтендә буынара бәйләнешләрне ныгыту.

Клуб 1995-нче елдан бирле ел әйләнәсе эшли. Сәләт дәүләтендәге һәр кеше Сәләт клубы әгъзасы санала. Татарстан территориясендә һәм Самара шәһәрендә Сәләт клубының берничә филиалы бар.

«Клублар» бүлеге
Җитәкчелек
Проектлар

Сәләт активы мәктәбе

Проектның төп максаты – сәләтлеләрне җәйге аланнар, форум, фестивальләр, Сәләт берләшмәсендә, «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә һәм башка мәйданчыкларда уздырылучы чараларга катнаштыру.


Тулысынча укырга

«D’art» хор-студиясе

Студиянең эшчәнлеге хор сәнгатен алга җибәрүгә, балалар һәм яшьләр арасында сәнгатьнең эстетик төрләрен пропогандалауга юнәлдерелгән. Гармония, яңгырашлык, нәтиҗәлелек – проектның төп элементлары.


Тулысынча укырга